16 мартта Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында VIII Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенының пленар утырышы узды. Безнең районнан утырышта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашты.
Быел татар авыллары эшкуарларының VIII Бөтенроссия җыены 14-16 мартта узды. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, форум эшендә Россиянең 39 төбәгеннән 800 гә якын кече бизнес һәм фермер хуҗалыгы вәкилләре катнашты.