ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2019 ел
җомга

2019 елның 15 мартында Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге баш белгече, Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контрольлек – инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч–эксперты белән берлектә Кайбыч районында Олы Кайбыч авылында шәхси эшмәкәрләр белән очрашулар үтте.
 

Районыбыз хуҗалыкларында малларны кышлату дәвам итә. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Фиргат Басыйров, ветеринария берләшмәсе начальнигы Илсур Зиадиев белән берлектә “Алтын кырлар” агрофирмасының Багай, Арыслан, Колабирде авылларындагы фермаларда малларны кышлату барышы белән танышты.

Россия Федерациясе Конституциясе нигезендә һәр граждан куркынычсызлык һәм гигиена таләпләренә җавап бирә торган шартларда хезмәт өчен дискриминациясез һәм федераль законда билгеләнгән минималь хезмәт хакы күләменнән ким булмаган акчалата бүләккә, шулай ук эшсезлектән яклану хокукына ия.
 

Бердәм исәпләү үзәгеннән җибәрелүче квитанцияләр ТР Дәүләт хезмәтләре порталында да бар. Авыл җирлеге башкарма комитетлары йортларда теркәлүчеләр турындагы мәгълүматлар базасын төбәк операторына, ул исә үз чиратында аларны Бердәм исәпләү үзәгенә тапшырган. Олы Кайбыч авыл җирлегеннән кала, барлык 16 җирлектә яшәүчеләр аерым квитанцияләр алачак. Ә Олы Кайбыч, Иске Чәчкаб, Афанасьевка һәм Симәки халкына ул судан файдаланган өчен торак коммуналь хуҗалыгыннан җибәрелүче түләү квитанцияләре белән бергә киләчәк. Әгәр дә квитанцияләрдә теркәлүчеләр саны дөрес күрсәтелмәгән булса яки башка сораулар килеп туса, бу хакта авыл җирлегенә хәбәр итәргә кирәк. Аларны якын арада төзәтәчәкләр. Сугыш ветераннарына, сугышта катнашучыларның тол калган хатыннарына, аз керемле, күп балалы гаиләләргә, инвалидларга субсидия¬ләр каралган. Алар социаль яклау бүлеге тарафыннан биреләчәк.

22 февральдән Татарстанда ел саен уздырыла торган«Созвездие-Йолдызлык» XIX ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона этаплары башланды, дип хәбәр итә фестивальнең матбугат хезмәте.  2019 елда фестиваль республикада яшьләр сәясәтенең 25 еллык юбилеена багышланган. КАДЕРЛЕ ДУСЛАР! 26-27 март көннәрендә зона туры Кайбыч районында, Олы Кайбыч авылында уза! ФЕСТИВАЛЬДӘ КАТНАШУЧЫЛАРГА УҢЫШЛАР ҺӘМ ҖИҢҮЛӘР ТЕЛИБЕЗ!


14
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген мәгариф бүлегенең актлар залында Кайбыч муниципаль районы белем бирү оешмалары җитәкчеләренең киңәшмәсе булып узды. Киңәшмә эшендә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Илмас Хәмидуллин катнашты.
 

РТРС генераль дирекциясе тарафыннан расланган 2019 елга план буенча ремонт эшләре графигы нигезендә, "ТР Радиотелевизион тапшыру үзәге" филиалы объектында - Турминский торак пунктында 2019 елның 21 мартында 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр аналог һәм цифрлы телерадиотапшырулар программаларын тапшыруны туктатып тору буенча планлы ремонт-профилактика эшләре үткәреләчәк.

15 мартта Олы Кайбыч мәчетендә вәгазь кичәсе үткәрелә. «Өмет» мәчете имам-хатыйбы, дин галиме Равил хәзрәт Бикбаев вәгазьләрен тыңлау мөмкин булачак. 
Мөселманнар өчен кадерле булган җомга көнендә узучы әлеге чараның максаты – дини кануннар белән яшәүче, динебез белән кызыксынучыларга үзара күрешеп аралашу һәм аларга дин, әхлак-әдәп турында вәгазьләр тыңлау мөмкинлеге тудыру. Вәгазь кичәсе 18.00 сәгатьтә башлана.

Шушы көннәрдә Арыслан авылында яшәүче Галина Анатольевна Семина үзенең 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән юбилярны район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев котлады һәм аңа рәхмәт хатын тапшырды. Котлауларга шулай ук Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова да кушылды. Юбилярны котлап бик күп җылы сүзләр әйтелде. Юбиляр игътибарлары өчен район җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре җиткерде.
 

2019 елның 13 мартында Кыр Буасы авылында яшәүче Блинов Виталий Петрович үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән юбилярны Мәлки авыл җирлеге башлыгы Федор Поляков котлады, аңа нык сәламәтлек, озын гомер теләде һәм район башлыгының рәхмәт хатын тапшырды.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International