Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлый

2019 елның 17 марты, якшәмбе

"Хөрмәтле торак-коммуналь хуҗалыгында эшләүчеләр, хезмәт ветераннары! Сезнең барыгызны да Кайбыч муниципаль район Советы, башкарма комитет исеменнән һөнәри бәйрәмегез белән кайнар котлыйм. Торак- коммуналь хуҗалыгы өлкәсендәге хезмәтне бу өлкәдәге эш, аның авырлыгы һәм кыенлыклары белән якыннан таныш кешеләр генә тиешенчә бәяли ала. Әлеге тармакта эшләүче хезмәткәрләребез сынатмый, куелган бурычларны тиешенчә үтәп бара, үзләренең көндәлек эше белән кайбычлыларның уңайлы тормышына нигез сала, районда яшәүчеләрнең көнкүрешен яхшырту буенча җаваплы эш башкара. Сезгә сәламәтлек, иминлек, авыр һәм тынгысыз хезмәтегездә уңышлар телим. Киләсе көннәрегез дә ма­тур хезмәт нәтиҗәләре алып килсен, якыннарыгызның кадер-хөрмәтен, игелеген тоеп бәхеттә яшәгез".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International