ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

Шушы көннәрдә Кече Подберезье авылында яшәүче Давыдова Нина Петровна үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район башлыгы исеменнән юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова котлады, Нина Петровнага ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде, шулай ук район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Рәхмәт хатын тапшырды.


23
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Бөек Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итүгә санаулы көннәр калып бара. Ел саен үткәрелә торган «Язгы игелек атнасы» акциясе кысаларында социаль өлкә хезмәткәрләре районның гомуми белем бирү мәктәпләренең волонтерлар отрядларын җәлеп итеп ялгыз яшәүче гражданнарга бәйрәмгә әзерләнергә булышалар-бакчаларны, йорт яны территорияләрен чүп-чардан чистарталар.

Балаларның ял итү һәм сәламәтләндерүгә хокукларын гамәлгә ашыру өлкәсендә системалы проблемаларны ачыклау һәм анализлау, балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләләре буенча 13 майда Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында "кайнар линия" эше оештырылачак 8(843) 236-61-24, 236-61-26, 236-61-49.
 

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 23 апрельгә районда язгы бөртекле культураларны чәчү бара. Сабан культуралары 925 га мәйданда чәчелгән, шул исәптән 800 га - арпа, 100 га - бодай, 25 га - берьеллык үләннәр. Кырларда "Дубрава",  "Кубня", "Золотая Нива" хуҗалыклары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары хезмәт куя.
 

19 нчы апрель көнне Казанда Сәләт йортында Флүс Латыйфи исемендәге «Сәләткә нур булган йолдызлар» ачык әдәби конкурсының финалы узды. Конкурс поэзия, проза, балалар әдәбияты, драматургия, публицистика номинацияләре буенча үткәрелде.

          Кайбычта "Бердәм Россия" депутатлар фракциясенең РФ Дәүләт Думасында, ТР Дәүләт Советында һәм районның вәкаләтле органында Кайбыч муниципаль районының социаль-икътисади һәм мәдәни үсеше буенча хезмәттәшлек турындагы Килешүгә кул кую практикасы дәвам итә.

 

Бәйрәм көне - Вербное якшәмбегә дә карамастан, Морат авылының актив кешеләре күпфункцияле үзәк методисты белән күлне җыештырырга чыктылар. Надеждино авылы халкы да авыл үзәгендә күлне җыюны дәвам итәчәк. Быел экологик икеайлыкның нәтиҗәләре күзне сөендерә, гәрчә финишка кадәр әле вакыт күп булса да.
 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республикада коммерциячел булмаган бакчачылык  ширкәтләренең эчке  инфраструктурасы объектларын  ремонтлау  буенча  чыгымнарын  финанслашу  программасының  гамәлдә  булуын  искә  төшерә.  2018 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  2018 елның  20  декабрендәге 1185 номерлы  карары  белән  СНТның эчке объектларын ремонтлауга чыгымнар өчен 1:2 чагыштырмасында субсидияләр бирү тәртибе расланды.Программаның асылы шунда, СНТ ремонтлауга тоткан һәр мең сум өчен дәүләт тагын ике мең сум өсти.  
 

Россия Федерациясе Президентының 2019 елның 27 февралендәге Пр-297 номерлы күрсәтмәсе нигезендә, шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2014 елның 29 ноябрендәге 2403-р номерлы боерыгы белән расланган 2025 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе дәүләт яшьләр сәясәте нигезләрен гамәлгә ашыру максатларында сезгә Россия яшьләре АИС системасында теркәлү башлану турында хәбәр итәбез (myrosmol.ru).

"Уникс"та ел саен үткәрелә торган XIX "Созвездие-Йолдызлык" ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең суперфиналы узды. Анда безнең районнан "Конферанс" номинациясендә Иске Чәчкабтан Баязит Хәсәнов һәм Илгизә Хөсәенова катнашты (җит. Гыйльманова Энҗе Ринатовна). Алар әлеге фестивальдә 3 урынга лаек булдылар. Без аларны котлыйбыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International