
19 нчы апрель көнне Казанда Сәләт йортында Флүс Латыйфи исемендәге «Сәләткә нур булган йолдызлар» ачык әдәби конкурсының финалы узды. Конкурс поэзия, проза, балалар әдәбияты, драматургия, публицистика номинацияләре буенча үткәрелде.
Әлеге конкурста безнең районнан Борындык төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары катнашты. Шулай итеп, "Публицистика" номинациясендә 1 урынны Ләйсән Абдрахманова, 2 урынны Айзилә Абдрахманова яулады. Моннан тыш, Айзилә Абдрахманова "Балалар әдәбияты" номинациясендә 3 урынга лаеклы булды. Без аларны котлыйбыз!