"Җиңү мае якынлаша! Җиңү Язы!»

2019 елның 23 апреле, сишәмбе

           Бөек Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итүгә санаулы көннәр калып бара. Ел саен үткәрелә торган «Язгы игелек атнасы» акциясе кысаларында социаль өлкә хезмәткәрләре районның гомуми белем бирү мәктәпләренең волонтерлар отрядларын җәлеп итеп ялгыз яшәүче гражданнарга бәйрәмгә әзерләнергә булышалар-бакчаларны, йорт яны территорияләрен чүп-чардан чистарталар.

           Сугыш ветераннары игътибар үзәгендә – аларны очрашуга чакыралар, аларга киләләр, котлаулар һәм бүләкләр тапшыралар. Бүген «Татарстанның кече нефть компаниясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте вәкилләре социаль яклау бүлеге консультанты Ләйсән Фәрахова белән бергә безнең районның сугыш ветераннары һәм инвалидлары янына бардылар һәм генераль директор Тимур Шәймиев исеменнән азык-төлек җыелмасы тапшырдылар, бәхет һәм озын гомер теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International