Районда язгы бөртекле культураларны чәчү бара

2019 елның 23 апреле, сишәмбе

           Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 23 апрельгә районда язгы бөртекле культураларны чәчү бара. Сабан культуралары 925 га мәйданда чәчелгән, шул исәптән 800 га - арпа, 100 га - бодай, 25 га - берьеллык үләннәр. Кырларда "Дубрава",  "Кубня", "Золотая Нива" хуҗалыклары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары хезмәт куя.

           Шулай ук районда туңга сөрү һәм күпьеллык үләннәрне тырмалау, аларны тукландыру эшләре башкарыла. Туңга сөрелгән җирләрне тырмалау буенча авыл хуҗалыгы эшләре 18 мең га мәйданда (планнан 63%) башкарылган, ә күпьеллык үләннәр - 7 мең га мәйданда (планнан 58%).  Уҗымнар - 6 мең га, күпьеллык үләннәр-1,5 мең га мәйданда тукландырылды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International