Баязит Хәсәнов һәм Илгизә Хөсәенова "Созвездие-Йолдызлык" суперфиналында 3 нче урынны яуладылар

2019 елның 23 апреле, сишәмбе

        "Уникс"та ел саен үткәрелә торган XIX "Созвездие-Йолдызлык" ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең суперфиналы узды. Анда безнең районнан "Конферанс" номинациясендә Иске Чәчкабтан Баязит Хәсәнов һәм Илгизә Хөсәенова катнашты (җит. Гыйльманова Энҗе Ринатовна). Алар әлеге фестивальдә 3 урынга лаек булдылар. Без аларны котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International