Министрлык коммерциячел булмаган бакчачылык ширкәтләренең (СНТ) эчке объектларын ремонтлау эшләрен финанслашуга проект-смета документациясен җыя башлау турында игълан итте

2019 елның 23 апреле, сишәмбе

          Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республикада коммерциячел булмаган бакчачылык  ширкәтләренең эчке  инфраструктурасы объектларын  ремонтлау  буенча  чыгымнарын  финанслашу  программасының  гамәлдә  булуын  искә  төшерә.  2018 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  2018 елның  20  декабрендәге 1185 номерлы  карары  белән  СНТның эчке объектларын ремонтлауга чыгымнар өчен 1:2 чагыштырмасында субсидияләр бирү тәртибе расланды.Программаның асылы шунда, СНТ ремонтлауга тоткан һәр мең сум өчен дәүләт тагын ике мең сум өсти.  
          Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы    тарафыннан профильле  министрлыклар белән  берлектә  2017 елдан башлап коммерциячел  булмаган бакчачылык  һәм яшелчәчелек  ширкәтләре эчке һәм тышкы объектларының инженерлык  инфраструктурасын,  шул  исәптән юлларны, су  белән тәэмин итү объектларын һәм электр  челтәре  хуҗалыкларын  норматив  халәткә  китерү  буенча  эшләр  башкарыла.  Республика бюджетыннан  2018 елда    коммерциячел  булмаган бакчачылык  һәм яшелчәчелек ширкәтләре эчке инженерлык инфраструктурасын ремонтлауны 1:2 чагыштырмасында финанслашуга 32,3 млн сум акча  бүлеп  бирелде.  6,5 км суүткәргечләр  салуга һәм  реконструкцияләүгә, 31 км  арада  электр баганаларын  һәм линияләрен  алыштыруга бакчачылар  тоткан  чыгымнар  кайтарылды,  шул   исәптән  бер  трансформатор да  сатып алынган  иде.   
           Искәртеп  узабыз,  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  Татарстанның  бакчачылар  берлеге конференциясендә   финанслашу программасында  активрак  катнашырга  өндәгән  иде.    
           Эчке инженерлык  инфраструктурасы объектларын (электр линияләре,   су  белән  тәэмин  итү  системалары һәм эчке  юллар) ремонтлау  программаларында  катнашырга  теләүче бакчачылык  ширкәтләре  Министрлыкка мөрәҗәгать  итә  алалар. Бүгенге  көндә  2019 елда  әлеге  эшләрне  башкару,   шул  исәптән  эчке  аллеяларны төзекләндерү    өчен  проект-смета документациясен  җыю  эше  башланды.   Документлар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан  шәһәре,  Федосеев ур.,  36 йорт, 313 каб., тел.: (843)292-27-73.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International