Хәзерге вакытта районның барлык хуҗалыкларында чәчү эшләре тулы куәтенә бара. Инде 2,1 мең гектардан артык Кайбыч кырлары чәчелгән. 1,5 мең гектардан артык арпа, 200 гектарга якын сабан бодае, 300 гектардан артык берьеллык үләннәр чәчелгән. Техник культураларга килгәндә, бүгенге көндә 100 гектардан артык шикәр чөгендере чәчелгән.
27 апрельдә бөтен Татарстан буенча үткәрелә торган «Урман утырту көне» акциясе кысаларында Иске Тәрбит авылының күп функцияле үзәге янында чыршы үсентеләре утыртылды. Акциядә күп функцияле үзәк һәм авыл җирлеге хезмәткәрләре катнашты. Барлыгы 36 чыршы утыртылды.
24 апрель көнне район мәдәният йортында Олы Кайбыч урта мәктәбенең педагоглар составы башкаруында театр елына багышланган "Беренче театр" спектакле булып узды. Галиәсгар Камал пьесасы буенча куелган спектакль һәр тамашачының күңеленә һәм әлбәттә, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның күңеленә хуш килде.
Язгы кыр эшләренең барышы белән танышу максатыннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин «Дубрава», «Туган як-агро», «Золотая Нива», «Кубня» хуҗалыклары кырларында булды. Сәфәрдә аны районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фиргать Басыйров озатып йөрде.
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» XI халыкара икътисадый саммиты уза.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, 2019 елның маенда булачак ял һәм бәйрәм көннәре белән бәйле рәвештә пенсияне түләү һәм илтеп җиткерү графигы үзгәртеләчәк.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, бер тапкыр түләнә торган акча барлык гражданнарга да түләнми. Берничә чикләүләр бар: беренчесе – пенсия тупланмалары акчалары булу һәм икенчесе – картлык буенча иминият пенсиясен билгеләү яки хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен 55 һәм 60 яшькә җитү.
25 апрель көнне 13.30 сәгатьтә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе вәкиле катнашында «Торак-коммуналь киңәшләр» программасы туры эфирда була. Дача сезоны алдыннан сүз бу атнада билгеле булганча, «дача амнистиясе» турында барачак, шулай да аны 2020 елның 1 мартына кадәр яңадан озайтырга планлаштыралар. Бу хакта Россия Федерациясе Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев Дәүләт Думасы депутатлары алдында чыгыш ясаганда белдерде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коммерциячел булмаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренә шуны хәбәр итә, җир асты суларын чыгару максатында байлыкларыннан файдалануга скважиналарны лицензияләү мәҗбүри процедура. Су чыгару скважинасына лицензия алу зарурлыгы гамәлдәге законнарда (“Җир асты байлыклары турында” Россия Федерациясе законы, 21.02.1992 № 2395-1) беркетелгән. Җир асты байлыкларыннан файдалану лицензия рәвешендәге махсус дәүләт рөхсәте белән рәсмиләштерелә, ә җир асты суларын чыгару максатында су җыю скважинасыннан файдалану җир асты байлыкларыннан файдалануга керә.
Кайбыч районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан республика тарафыннан әзерләнгән Бөек Ватан сугышы ветераннарга һәм ветераннарының тол хатыннарына бәйрәм бүләкләре һәм открыткалары тапшырылды. Аларны район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев һәм район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Фәния Петухова тапшырдылар.