ЯҢАЛЫКЛАР


17
май, 2019 ел
җомга

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аппарат киңәшмәсендә торак һәм бакча йортларын рәсмиләштерү тәртибе турындагы законнардагы соңгы үзгәрешләр турында доклад белән чыгыш ясады.

Шушы көннәрдә Олы Кайбыч авылында яшәүче Роза Әмир кызы Гыймранова үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Роза Әмир кызы хезмәт сөючән, 5 бала тәрбияләп үстергән. Юбилее уңаеннан Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән юбилярны район башкарма комитетының эшләр белән идарә итүче Дания Бәдертдинова һәм Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Сафин котлады, аңа ныклы сәламәтлек, иминлек, озын гомер теләделәр.

13-14 май көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталык республика конкурсының финал этабы узды.
 

16 май көнне Олы Кайбыч урта мәктәбендә район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров катнашында "Саннар дәресе" узды. Чара укучыларда цифрлы икътисадның төп компетенцияләрен үстерүгә, шулай ук мәгълүмати куркынычсызлыкны тәэмин итү максатында Интернет челтәрендә үз-үзеңне тоту күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Дәресне информатика укытучысы Регина Вәлиева үткәрде. Дәрес ахырында Алексей Николаевич шәхси мәгълүматларны эш урынында һәм мәгълүмати куркынычсызлык буенча яклау мисалларын китерде.
 

16 май көнне Олы Кайбыч авылының "Салават күпере" спорт комплексында Кайбыч районы оешуга 28 ел һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган оешма, учреждение һәм предприятиеләрнең ир-ат командалары арасында волейбол буенча Чемпионатның финал этабы узды.
 


16
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Кайбыч районы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге бүлегенең яңа начальнигы итеп Олы Тәрбит авылында туып-үскән Серебряков Михаил Николаевич билгеләнде. Элек әлеге вазифаны биләгән Тимершин Рушан Рамил улы үз теләге белән эштән киткән иде.
 

Бүген Корноухово авылында яшәүче Титова Тамара Ивановна үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Район башлыгы исеменнән аны район Советы Аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова котлады, юбилярга ныклы сәламәтлек, озын гомер, иминлек теләде, шулай ук район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Рәхмәт хатын тапшырды.
 

Бүген "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында район оешмаларының һәм учреждениеләренең ир-ат командалары арасында волейбол буенча район Чемпионатының финал этабы узачак. Анда 4 команда: полиция бүлеге, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, район электр челтәре һәм "Мәлки кусты" укытучылары катнашачак. Уеннар 15.00 сәгатьтә башлана.
 

2019 елның 15 маенда Кайбыч районында сулыкларны һәм аларның ярларын җыештыру буенча "Россия суы" Бөтенроссия экологик акциясе узды. Бу көнне авыл җирлекләре, мәктәпләр, район оешмалары һәм учреждениеләре көче белән елгаларны, чишмәләрне көнкүреш чүп-чарыннан, корыган агачлардан һәм былтыргы үләннән чистарту эшләре башкарылды. Шулай ук Олы Кайбыч район үзәгендә бәрле елгасы ярларын төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча эшләр башкарылды. Акциядә 824 кеше катнашты, 56.1 километр озынлыктагы территория чистартылды һәм 16.1 тоннага якын чүп-чар җыелды.
 

Бүген Корноухово егете Алексей Распретехинны армиягә озаттылар. Кайбыч балалар сәнгать мәктәбе бинасы янында үткәрелгән проводларда район хакимияте, хәрби комиссариат вәкилләре, шулай ук хәрби хезмәткә чакырылучының ата-аналары, якыннары һәм дуслары катнашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International