Дәүләт техник күзәтчелек бүлегендә яңа җитәкче

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

          Кайбыч районы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге бүлегенең яңа начальнигы итеп Олы Тәрбит авылында туып-үскән Серебряков Михаил Николаевич билгеләнде. Элек әлеге вазифаны биләгән Тимершин Рушан Рамил улы үз теләге белән эштән киткән иде.
         Михаил Николаевич узган ел "Ак барс Кайбыч" җәмгыятендә баш инженер булып эшләгән.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International