13-14 май көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталык республика конкурсының финал этабы узды.
Анда безнең районнан "Йөрәгемне балаларга бирәм" һәм "Кеше тәрбияләү" номинацияләрендә Борындык мәктәбе педагог-оештыручысы Гөлнара Хәйруллина һәм Олы Кайбыч мәктәбенең сыйныф җитәкчесе Наилә Смелова катнашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча аларга финалист дипломнары һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Без аларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.

