16 май көнне Олы Кайбыч урта мәктәбендә район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров катнашында "Саннар дәресе" узды. Чара укучыларда цифрлы икътисадның төп компетенцияләрен үстерүгә, шулай ук мәгълүмати куркынычсызлыкны тәэмин итү максатында Интернет челтәрендә үз-үзеңне тоту күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Дәресне информатика укытучысы Регина Вәлиева үткәрде. Дәрес ахырында Алексей Николаевич шәхси мәгълүматларны эш урынында һәм мәгълүмати куркынычсызлык буенча яклау мисалларын китерде.
.jpg)
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 10 майдан 25 майга кадәр районның барлык белем бирү оешмаларында 1-11 сыйныф укучылары өчен "Саннар дәресе" узачак.