Бүген мәгариф бүлегенең актлар залында җыелыш булып узды, анда районның үзәкләштерелгән бухгалтериясенең яңа директорын тәкъдим иттеләр. Ул - Вәлиева Лилия Рифкать кызы. Элек әлеге вазифаны биләгән Газизова Миләүшә Фазыл кызы биржа мәйданчыгы буенча әйдәп баручы белгеч вазыйфасына күчерелде. Җыелышта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, финанс-бюджет палатасы рәисе Ландыш Михайлова, мәгариф бүлеге җитәкчесе Илмас Хәмидуллин катнашты.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 6 майга оператив күрсәткечләре буенча Россия төбәкләре арасында тәүлек эчендә сөт сатуның максималь күләме Татарстан Республикасында 3,5 мең тоннага җитте. Бу күрсәткеч буенча икенче урында Краснодар крае-2,7 мең тонна, ә өченче урында Воронеж өлкәсе – 2,2 мең тонна.
15 майда Казанда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Казан дәүләт аграр университеты базасында 15-16 майда узачак АгроНТИ-2019 Бөтенроссия конкурсының төбәк этабын ачу тантанасы узды. Конкурс авыл мәктәпләре укучылары арасында 5-11 сыйныф укучылары арасында үткәрелә.
Билгеле булганча, күчемсез милеккә хокукларны һәм аның белән алыш-бирешләрне дәүләт теркәвенә алганда юридик яктан әһәмиятле гамәлләр кылган өчен РФ Салым кодексы нигезендә дәүләт пошлинасы каралган. Әгәр ул түләнгән яки дөрес түләнмәгән икән, Росреестр документларын караудан башка кире кайтарырга тиеш. Шуның белән бәйле рәвештә Татарстан Росреестры дәүләт пошлинасын түләү, артык түләнгән дәүләт пошлинасын кире кайтару тәртибе турында искә төшерә, шулай ук аның күләмен кайсы очракларда киметергә һәм түләүдән азат ителә, дип искә төшерә.
15 май көнне Олы Кайбычта район, республика һәм халыкара олимпиадаларда югары нәтиҗәләргә ирешкән укучыларга, шулай ук укучыларны әзерләгән укытучыларга акчалата сертификатлар тапшырылды.
Бүген Кайбыч районы ЗАГС бүлегендә тантаналы рәвештә ана капиталына сертификатлар һәм бала туу турында таныклык тапшырылды.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 15 майга районда 27554 га мәйданда чәчү эшләре төгәлләнгән, бу планның 92% ын тәшкил итә. Калган мәйданда силос өчен кукуруз чәчү дәвам итә
14 майда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин гражданнарны кабул итте. Район башлыгына мөрәҗәгать итү, нигездә, җир мәсьәләсе, эшкә урнашу һәм матди ярдәмгә кагыла иде. Кабул итүгә 6 кеше язылды. Аларның барысына да аңлатма бирелде.
14 май көнне Олы Кайбыч авылының "Салават күпере" спорт комплексында Кайбыч районы оешуга 28 ел һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган оешмаларның, учреждениеләрнең һәм предприятиеләрнең хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча район чемпионатының финал этабы узды.
2019 елның 29 апреленнән 28 маена кадәр яшьләр проектларының физик затлар арасында Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул ителә.