Олы Кайбыч авылында гомер итүче үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2019 елның 17 мае, җомга

           Шушы көннәрдә Олы Кайбыч авылында яшәүче Роза Әмир кызы Гыймранова үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Роза Әмир кызы хезмәт сөючән, 5 бала тәрбияләп үстергән. Юбилее уңаеннан Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән юбилярны район башкарма комитетының эшләр белән идарә итүче Дания Бәдертдинова һәм Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Сафин котлады, аңа ныклы сәламәтлек, иминлек, озын гомер теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International