"Салават күпере" спорт комплексында ир-атлар командалары арасында волейбол ярышлары узды

2019 елның 17 мае, җомга

          16 май көнне Олы Кайбыч авылының "Салават күпере" спорт комплексында Кайбыч районы оешуга 28 ел һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган оешма, учреждение һәм предприятиеләрнең ир-ат командалары арасында волейбол буенча Чемпионатның финал этабы узды. Анда 4 команда катнашты: район электр челтәре, полиция бүлеге, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, "Мәлки кусты" укытучылары.
          Ярыш нәтиҗәләре буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе 1 урынны алды, "Мәлки кусты" укытучылары 2 урынны алды һәм полиция бүлеге өченче урынны алды. Чемпионат җиңүчеләрен һәм призерларын район башлыгы исеменнән башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, "Форпост" үзәге директоры Юрий Михайлов һәм яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Зөһрә Лотфуллина котладылар, аларга тиешле дәрәҗәдәге медальләр, грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.
Фоторепортаж http://kaybici.tatarstan.ru/rus/yubilyari.htm/photoreport/5213967.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International