2019 елның 15 маенда Кайбыч районында сулыкларны һәм аларның ярларын җыештыру буенча "Россия суы" Бөтенроссия экологик акциясе узды. Бу көнне авыл җирлекләре, мәктәпләр, район оешмалары һәм учреждениеләре көче белән елгаларны, чишмәләрне көнкүреш чүп-чарыннан, корыган агачлардан һәм былтыргы үләннән чистарту эшләре башкарылды. Шулай ук Олы Кайбыч район үзәгендә бәрле елгасы ярларын төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча эшләр башкарылды. Акциядә 824 кеше катнашты, 56.1 километр озынлыктагы территория чистартылды һәм 16.1 тоннага якын чүп-чар җыелды.
Фоторепортаж http://kaybici.tatarstan.ru/rus/yubilyari.htm/photoreport/5212367.htm.