"Троица бәйрәме борынгы әби-бабайлардан ук килүче йолаларның бүгенге көнгә кадәр саклануының ачык чагылышы ул. Ул Олы көннән соң җиде атна узгач, илленче көнне башланып китә. Әлеге бәйрәмгә туган якларына илебезнең төрле почмакларыннан ашкынып кайталар. Алар бу дөньядан мәңгелеккә киткән туганнарын искә ала, зират кыла. Троица буыннардан-буыннарга дәвам итсен, яшьләр гореф-гадәтләрне хөрмәт итеп үссен. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, җан тынычлыгы телим".
Бүген Олы Подберезье авылында авыл халкы гына түгел, якташлар, илнең барлык почмакларыннан - Ульяновск, Чуашстан, Псков өлкәсе, Тула, Рязань, Кострома, Татарстан һәм башка төбәкләрдән күп санлы кунаклар җыелган иде.
14 июньдә Югары Осланда "Өлкән буын" федераль партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында өлкән буын кешеләренә карата социаль сәясәтне гамәлгә ашыруда Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә ветераннар, пенсионерларның иҗтимагый оешмалары роле дигән түгәрәк өстәл утырышы узды.
2019 елның 13 июнендә Кайбыч районында Медицина хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чара узды.
11-12 июнь көннәрендә Казан шәһәрендә эшләүче яшьләрнең IV форумы узды. Беренче көнне Форумны тантаналы ачу һәм мәйданчыкларда-лекторийларда эшләү булды.
12 июнь көнне Олы Кайбыч авылында Россия көненә багышланган мини-футбол ярышы булып узды. Анда Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, авыл җирлекләре депутатлары катнашты.
12 июнь көнне Казанда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданда ел саен үткәрелә торган «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате ачык республика телевизион яшьләр фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләре катнашында Россия көне уңаеннан зур концерт булды. Концерт программасында Татарстан Республикасының иң яхшы иҗат коллективлары катнашты. Безнең районнан «Авыл Дэнс» хореография коллективы (җитәкчесе Рамилә Аблязова) чакырылган иде.
11 июньдә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе һәм Кадастр палатасының уртак коллегиясенең киңәйтелгән утырышы булды, аның кысаларында 2019 елның беренче яртысына йомгак ясалды һәм икенче яртыеллыкка бурычлар билгеләнде.
12 июнь көнне Ябалак авыл җирлеге территориясендә Сабантуй бәйрәме булып узды. Сабан бәйрәмен Казаннан килгән кунаклар, Татарстан Республикасының халык артистлары Җәвит һәм Зөлфия Шакировлар ачып җибәрде, үзләренең яраткан композицияләрен җырлады.