Олы Подберезье авылында җирдән файдалану һәм авыл көнкүреше музее ачылды

2019 елның 15 июне, шимбә

          Бүген Олы Подберезье авылында авыл халкы гына түгел, якташлар, илнең барлык почмакларыннан - Ульяновск, Чуашстан, Псков өлкәсе, Тула, Рязань, Кострома, Татарстан һәм башка төбәкләрдән күп санлы кунаклар җыелган иде.
          Кунаклар арасында Кайбыч районы Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм аның урынбасары Рәмис Хәялиев, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Үсемлекчелек, механикалаштыру, химияләштерү һәм үсемлекләрне яклау департаменты директоры урынбасары Артем Коровин, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов һәм башка рәсми затлар бар иде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International