Бүген Татарстан Росреестры «Россия» ДТРК төшерү төркеме белән берлектә кичке яңалыклар өчен теплицаларны теркәү буенча сюжет әзерләде. Спикер булып Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтгалиева чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре өчен "Үз белдеклелек белән бәйле мәсьәләләрне хокукый җайга салу" темасына үткәрелгән видеоконференциядә катнашты.
Сезне Эчке эшләр органнары эше белән таныштырырга, хезмәт шартлары һәм үзенчәлекләре турында сөйләргә телибез.
14 июньнән 16 июньгә кадәр "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәге территориясендә "RUKAMI" инженерлык иҗатының технологик түгәрәкләрендә катнашучылар фестивале кысаларында балалар техник иҗатын үстерү һәм аңа ярдәм итү буенча Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең республика фестивале узды. Фестиваль кысаларында күп санлы «Мин-мастер» конкурс чаралары, мастер-класслар, «XXI гасыр Кулибиннары» республика олимпиадасының балалар фәнни проектлары күргәзмә-презентациясе, балалар инженерлык командалары бәйгесе планлаштырылган иде.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе (алга таба - Идарә) кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт тарафыннан 2019 елның 21 июненнән 5 июленә кадәр икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләре сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре буенча «кайнар линия» не үткәрү турында хәбәр итә. Барлык кызыксындырган сораулар буенча 8 800 555 49 43 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Яшел Үзән территориаль бүлеге, кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы (Татарстан) идарәсе эшчәнлеге турындагы белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында эшкуарлык җәмәгатьчелеге арасында компетенция чикләрендә эшкуарларга һәм кече һәм урта бизнес вәкилләренә түләүсез консультация ярдәме күрсәтүне оештыра.
Агымдагы елның 18-24 июнь көннәрендә республика урманнарында урыны белән янгын чыгу куркынычы саклана, дип кисәтә синоптиклар.
2019 елның 1 гыйнварыннан федераль әһәмияттәге Мәскәү шәһәрендә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә, шулай ук Татарстан Республикасында (Татарстан) "Һөнәри керемгә салым" махсус салым режимын билгеләү буенча эксперимент үткәрү турында 2018 елның 27 ноябрендәге 422-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керде.
Бүген район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә оешма һәм учреждение җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә узды.
Хөрмәтле Кайбыч сәламәтлек саклау хезмәткәрләре!