12 июнь көнне Казанда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданда ел саен үткәрелә торган «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате ачык республика телевизион яшьләр фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләре катнашында Россия көне уңаеннан зур концерт булды. Концерт программасында Татарстан Республикасының иң яхшы иҗат коллективлары катнашты. Безнең районнан «Авыл Дэнс» хореография коллективы (җитәкчесе Рамилә Аблязова) чакырылган иде.