2019 елның 13 июнендә Кайбыч районында Медицина хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чара узды. Чарада Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашты. Ул медицина хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлады, барысына да ныклы сәламәтлек, эшләрендә уңышлар теләде.
Сәламәтлек саклау системасында намуслы хезмәтләре өчен медицина хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының, Кайбыч муниципаль районы Башлыгының, Кайбыч үзәк район сырхауханәсенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
