Ябалак авыл җирлегендә Сабантуй узды

2019 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

         12 июнь көнне Ябалак авыл җирлеге территориясендә Сабантуй бәйрәме булып узды. Сабан бәйрәмен Казаннан килгән кунаклар, Татарстан Республикасының халык артистлары Җәвит һәм Зөлфия Шакировлар ачып җибәрде, үзләренең яраткан композицияләрен җырлады.
          Аннары сәламләү сүзе белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул язгы кыр эшләренең югары оештыру дәрәҗәсендә узуын, хезмәткәрләр оптималь агротехник срокларда язгы-бөртекле һәм азык культуралары чәчүләрен билгеләп үтте. Альберт Илгизәр улы тырыш, фидакарь хезмәтләре өчен районның барлык хезмәтчәннәренә һәм алдынгыларына зур рәхмәт белдерде. Ул шулай ук Россия көне белән котлады, барысына да сәламәтлек, иминлек теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International