11-12 июнь көннәрендә Казан шәһәрендә эшләүче яшьләрнең IV форумы узды. Беренче көнне Форумны тантаналы ачу һәм мәйданчыкларда-лекторийларда эшләү булды.
Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районыннан ТР Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр сәясәте физикультура һәм спорт бүлеге начальнигы Зөһрә Лотфуллина һәм Федоровское урта мәктәбенең хезмәт отряды активистлары Миназова Регина һәм Шебалова Эльза катнашты.