Район башлыгы Троица бәйрәме белән котлый

2019 елның 16 июне, якшәмбе

Православие динен тотучылар бу атнада изге Троица бәйрәмен билгеләп үтә. Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Анда мондый юллар бар:

"Троица бәйрәме борынгы әби-бабайлардан ук килүче йолаларның бүгенге көнгә кадәр саклануының ачык чагылышы ул. Ул Олы көннән соң җиде атна узгач, илленче көнне башланып китә. Әлеге бәйрәмгә туган якларына илебезнең төрле почмакларыннан ашкынып кайталар. Алар бу дөньядан мәңгелеккә киткән туганнарын искә ала, зират кыла. Троица буыннардан-буыннарга дәвам итсен, яшьләр гореф-гадәтләрне хөрмәт итеп үссен. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, җан тынычлыгы телим".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International