ЯҢАЛЫКЛАР


18
октябрь, 2019 ел
җомга

18 октябрь көнне Олы Подберезье урта мәктәбе укучылары Кайбыч ягы музеенда булдылар. Укучылар бик теләп экспонатларны карадылар. Балаларга бигрәк тә безнең якның хайваннар һәм кошлары тәкъдим ителгән зал ошады, шулай ук ата-бабаларыбызның көнкүрешен аңларга һәм күрергә ярдәм иткән йорт аеруча зур кызыксыну уятты.
 

Бүген, ТР территориясендә «Өлкән буын гражданнарына системалы ярдәм күрсәтү һәм тормыш сыйфатын күтәрү программасын эшләү һәм тормышка ашыру» региональ проектының чараларын тормышка ашыру чикләрендә, Кайбыч үзәк район хастаханәсенә эш визиты белән район Советы Аппараты җитәкчесе Рәмилә Айзатуллова, ТР сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгече Рамил Мөхәммәтдинов һәм ТР сәламәтлек саклау министрлыгының дәвалау ярдәме бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Ирина Ярцева килеп киттеләр. Алар гериатрия Кабинеты эшендә консультатив ярдәм күрсәттеләр һәм булган гериатрия Кабинеты һәм гериатрия палатасы белән таныштылар.
 

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы авылда  кече  һәм урта  бизнесны   үстерүгә  зур  игътибар  бирә.    Бүген  һәр районда Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы   булышлыгы  белән  үз  эшен  ачкан һәм аягында  нык  торучы,  туган  авылында  үзенең яраткан  эше  белән  шөгыльләнүче    фермерлар һәм яшь эшкуарлар  бар. Шундыйларның  берсе   – Кайбыч  районыннан фермер Павел Муклуков.  2013 елда  ул  “Яңа  эш  башлаучы  фермер” программасы  буенча җиләк-җимеш  культуралары  үстерүгә  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгыннан 1,2 млн күләмендә  грант  алды,  ә бүген ул татарстанлыларны    хәтта  октябрь  аенда   яңа  җыелган  кура җиләге  белән  сөендерә.  

Бүген Кайбыч хастаханәсенең участок шәфкать туташы Татьяна Сәгъдиева үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Район башлыгы исеменнән юбилярны район Башкарма комитетының эшләре бедән идарә итүчесе Дания Бәдертдинова котлады. Шулай ук бу көнне Татьяна Александровна Кайбыч үзәк район хастаханәсенең баш табибы Гөлнара Сафиуллина һәм үзенең хезмәттәшләре исеменнән дә котлаулар кабул итте.
 

2019 елның 15 октябрендә Кайбыч муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең актив әгъзалары, җәмәгать тәрбиячеләре составындагы делегация ел саен уздырыла торган «Татарстан Республикасының балигъ булмаган балаларының иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты.
 

World Urban Parks-2019 бөтендөнья конгрессы Казанда 18-20 октябрьдә узачак. Аны World Urban Parks (WUP) Халыкара Ассоциациясе һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте Россия Төзелеш министрлыгы ярдәме белән оештыра.
 

Бүген Олы Кайбыч авылында "ТАТАВТОДОР" АҖ Апас филиалының Кайбыч юл ремонт-төзелеш участогы территориясендә юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган чара узды. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, әлеге оешма начальнигы Илгиз Сабиров, шулай ук оешма коллективы катнашты.
 


17
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 17 октябрендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авыл хуҗалыгы кооперативлары белән СПоК әгъзаларын җәлеп итү турында киңәшмә узды.
 

Көзге Бөтенроссия консультацияләр атнасы барышында бөтен илдән 3,5 меңнән артык күчемсез милек хуҗасы сорауларга җавап алды. Күчемсез милек белән алыш-бирешләрне үткәрү мәсьәләләре буенча консультацияләр телефон кайнар линияләре һәм турыдан-туры кертүләр, филиаллар офисларында һәм төбәк КФҮ мәйданнарында Федераль кадастр палатасы экспертлары тарафыннан үткәрелде.
 

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә шикәр чөгендере 630 га мәйданда (планның 20% ы) җыелган, 22050 тонна татлы тамыр җыелган, уңдырышлылык-350 ц/га.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International