Кайбычлылар "Татарстан – Яңа Гасыр" Югары Советының киңәйтелгән утырышында катнаштылар

2019 елның 16 ноябре, шимбә

           15 ноябрьдә Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Татарстан – Яңа Гасыр» Югары Советының киңәйтелгән утырышы узды. Хәрәкәт әгъзалары узган сайлау кампаниясенә йомгак ясадылар, 2020 елга сәяси кампаниягә бурычлар билгеләделәр, җирле структуралар һәм "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалының гражданнарның мөрәҗәгатьләрен һәм наказларын үтәү буенча эшчәнлеген анализладылар. Утырышны хәрәкәтнең Югары Советы Рәисе, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
            Утырышта безнең районнан «Татарстан - Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең Кайбыч территориаль бүлеге рәисе Александр Акрымов һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров катнашты.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International