15 ноябрьдә «Әкият» Татар дәүләт курчак театры Олы Кайбыч авылы мәдәният йортында «Өрә белмәгән көчек» спектакле белән чыгыш ясады. Спектакль 2 сеанста үтте: 11: 00 һәм 13: 00 сәгатьтә. Тамашачылар Кайбычның «Миләшкәй» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм район мәктәпләре укучылары иде.