Бүген Россия Кораллы Көчләре сафларына Олы Тәрбит авылыннан Павел Маловны озаттылар.
Туганнары, авылдашлары, җәмәгатьчелек вәкилләре аңа уңышлы хезмәт итүләрен теләделәр. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән Павелга район Башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров мөрәҗәгать итте. Ул егеткә хәерле юл, лаеклы хезмәт итүләрен, өйләренә исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде, шулай ук аның гаиләсенә истәлекле бүләк тапшырды.