Балалар өчен «үзенчәлекле ата-ана, үзенчәлекле бала» социаль - психологик үсеш программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2019 елның 15 ноябрендә “Өмет” үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан социаль хезмәт алучылар белән дәрес оештырылды. Дәрестә инвалид бала һәм аның әнисе катнашты. Психолог Халикова Э.Р. баланың әнисе белән индивидуаль консультация үткәрде. Социаль педагог Гашигуллина А.И. балага «Безгә бәйрәм килә» дип исемләнгән дәрес үткәрде.