ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

9 октябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов катнашында Машина төзүчеләр көненә багышланган чара узды. Анда катнашырга тармак предприятиеләре һәм техник түгәрәкләрдә җиңүчеләр чакырылган иде. Кайбыч районыннан «Экология, мәдәният, мәгариф» мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән Сирин Гарифуллин чакырылды һәм тантаналы рәвештә «техник түгәрәкләр һәм балалар иҗаты үзәкләре җитәкчеләре» номинациясендә җиңүче дипломы һәм планшет белән бүләкләнде.
 

"Авыл денс" бию коллективы Казанда "Шаян ТВ" телеканалы тапшыруын төшерүдә катнашты. Районыбызның яшь талантларының чыгышын 18 октябрь көнне 6.30, 12.30, 18.30 һәм 00.30 сәгатьтә карагыз.
 

2019 елның 11-13 октябрендә Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының «Костер» Республика балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә экологик юнәлешле активистларның «Бер команда бул» республика сменасы булып узды.
 

15 ноябрьдә «Әкият» Татар дәүләт курчак театры «Өрә белмәгән көчек» спектакле белән Олы Кайбыч авылы мәдәният йортында чыгыш ясаячак.


16
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Кайбыч мөхтәсибәтенең үзәк мәчетендә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашында якшәмбе мәктәпләре имам-хатыйблары һәм укытучылары җыелышы узды. Төп тема Кайбыч районы мәчетләре каршында якшәмбе мәктәпләрендә дәресләр оештыру иде.
 

Бүген Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Олы Кайбычта Гыйсмәтуллин урамындагы күп фатирлы торак йорт төзелешенең барышы белән танышты.
 

"Федераль әһәмияттәге Мәскәү шәһәрендә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә, шулай ук Татарстан Республикасында (алга таба-422 - ФЗ номерлы Федераль Закон) "һөнәри керемгә салым" махсус салым режимын билгеләү буенча эксперимент үткәрү турында" 2018 елның 27 ноябрендәге 422-ФЗ номерлы Федераль закон физик затларга товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатканда 4% ставка буенча һөнәри керемгә салым түләп һәм юридик затларга товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатканда 6% ставка буенча дәүләт теркәвеннән башка эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнү мөмкинлеге бирде.
 

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  хәбәр  итүенчә,    19 октябрьдә Санкт-Петербургта  «Хасанский» дәүләт   универсаль  базарында  авыл  хуҗалыгы  залы  бинасында  гадәттәге  көзге  “Уңыш  - 2019” бәйрәме  узачак һәм  шунда  “Татар  йорты”  үз  ишекләрен ачачак. 


15
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

15 октябрьдә Чүти авылында «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ белгечләре районның алдынгы шәхси ярдәмче хуҗалыклары, фермерлар, авыл хуҗалыгы кооперативлары һәм авыл эшкуарлары белән очрашты.
 

14 октябрь көнне Кайбыч ягы музеенда Мөрәле төп мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен "Музей һәм мин" дип исемләнгән тематик программа үткәрелде. Мавыктыргыч хикәяләр һәм экспонатлар белән танышу балаларга туган як тарихы, традицияләре турында беренче белем алырга мөмкинлек бирде. Шулай ук балалар үзләренең мәдәни көндәлекләрендә музейларга багышланган биремнәр дә үтәделәр.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International