16 ноябрь көнне Йошкар-Ола шәһәрендә "Энҗе бөртекләре эзләп" төбәкара фестиваль-конкурсы узды.
Нәтиҗәдә, «Халык авыз иҗаты» номинациясендә Сания Шурбина (Чүти авылы) 2 урын, "халык уен коралларында уйнау" номинациясендә Ринат Исламов (Чүти авылы) 3 урын, "Вокал" номинациясендә Ләйсән Шамилова (район мәдәният йорты) 2 урын, "Алан" вокаль ансамбле (Кошкүл авылы) 2 урын, "Вокал" номинациясендә Лилия Муллина (Кошкүл авылы), Анна Матвеева (Хуҗа Хәсән авылы) 1 нче урынны яуладылар. Җитәкчеләргә конкурсантларны әзерләгән һәм әлеге фестивальдә актив катнашкан өчен рәхмәт хатлары тапшырылды. Без аларны котлыйбыз!