Кайбычлылар "Әдәби марафон" проектында катнаштылар

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

         2019 елның 1 нче октябрь көненнән тугызынчы мәртәбә #әдәбимарафон проекты башланып киткән иде. Бу марафон Татарстан Язучылар берлеге һәм Татнетны үстерү фонды белән берлектә үткәрелә. Проектның төп максаты: кешеләрдә яхшы гадәт- татарча әдәби әсәрләр, китаплар һәм журналлар уку гадәтен формалаштыру. Проект барышында катнашучылар вакытны дөресрәк файдаланырга, үзара яхшы мөгаләмәдә булырга һәм ярдәмләшергә өйрәнәләр, яңа дуслар табалар, татар интернытын файдалы мәгълүмат – татар китапларыннан кызыклы һәм файдалы өзекләр белән баеталар һәм, рухларын , белемнәрен ныгытып, киләчәктә үзләреннән-үзләре төрле өлкәләрдә уңышларга ирешә башлыйлар.
           Проект кысаларында марафонда катнашучы һәркемгә 21 көн дәвамында татарча китап/журналлар (роман, повесть, хикәя, пьеса, поэма, шигырь) укырга һәм укыган әлеге әдәби әсәрдән иң мәгънәле, кызыклы һәм файдалы өзекләрне Вконтакте яисә Инстаграмм социаль челтәрендә үз сәхифәсендә/аккаунтында башкаларны да кызыктырырлык итеп, фотосурәтләр һ.б. төр медиафайллар өстәп #әдәбимарафон, #татарстанязучыларберлеге һәм #татнетныүстерүфонды хэштеглары белән урнаштырырга кирәк булды.
          Бу марафонда районыбыз китапханәчеләре, укытучылар, мәктәп укучылары катнашты. Барлыгы 24 кеше  21 көн дәвамында шушы марафонда үзләренә ошаган кызыклы әсәрләрдән, шигырьләрдән өзекләр куйдылар.
          Марафонның финал өлеше 15 ноябрь көнне Казан шәһәрендә Универсиада авылында урнашкан Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенең “Академия” концертлар залында бик матур чара булып узды. Районыбыздан шушы матур чараны 17 кешегә күреп кайтырга насыйп булды.
Киләсе унынчы әдәби марафонда катнашучыларның тагы да артуын көтеп калабыз. Ул 2020 елның 1январендә башланып 21 көн дәвам итәчәк. 

           Всем участникам были вручены дипломы за участие.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International