29 гыйнварда 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр 2019-2020 елларда булган күчемсез милек өлкәсендәге төп закон үзгәрешләренә багышланган кайнар телефон линиясе булачак. Казан халкының сорауларына (843)255-25-71 телефоны буенча Росреестр идарәсе һәм Кадастр палатасы вәкилләре җавап бирәчәк.
2019 елның 2 декабрендә салым агенты тарафыннан тотылмаган һәм салым хәбәрнамәсенә кертелгән мөлкәт, җир, транспорт салымнарын һәм НДФЛны түләү өчен билгеләнгән срок тәмамланды.
Бүген район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә оешма-учреждение җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә узды.
25 гыйнвар көнне Иске Чәчкаб авылында халык җыены булып узды. Анда муниципаль район Башлыгы, Олы Кайбыч авыл җирлеге башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Сафин, район хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.