Кайбыч районы Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин "Татарстан Республикасында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре" темасына семинар-киңәшмәдә катнашты»

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

   Бүген Кайбыч муниципаль районының  делегациясе район башлыгы Альберт Рәхматуллин җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында «Татарстан Республикасында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча " зона семинар-киңәшмәсендә катнашты. Фикер алышу өчен төп мәсьәләләр: «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру механизмнары, авыл хуҗалыгында кече формаларга дәүләт ярдәме чараларын һәм авылда эшкуарлыкны үстерүнең заманча инструментларын камилләштерү.

   Семинар-киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, муниципаль районнар һәм авыл җирлекләре башлыклары, кооперативлар, фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар катнашты.

   Семинар барышында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Камалетдинов Радик Мәҗит улы һәм «Йолдыз» кооперативы вәкиле Рамилә Щукина чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International