"Ветеран белән якшәмбе көн" социаль проекты кысаларында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлия Нигъмәтҗанова Бөек Ватан сугышы ветераны, «блокадалы Ленинградта яшәүче» Латипова Тәскирә Фәттаховнада булды. Шушы көннәрдә аңа 86 яшь тулды. Гөлия Нигъмәтҗанова район башлыгы исеменнән ветеранны туган көне белән котлады, нык сәламәтлек, озын гомер теләде һәм истәлекле бүләк тапшырды.