Бүген Кайбыч муниципаль районында, " Салават күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган смотр-конкурсы узды. Әлеге чара укучылар арасында хәрби хезмәтне пропагандалау, популярлаштыру, укучыларның бердәмлеген тикшерү, үсеп килүче буында патриотик хисләр һәм Ватанга мәхәббәт формалаштыру максатыннан үткәрелде.
Конкурста Кайбыч муниципаль районы гомуми белем бирү оешмаларының 5-11 сыйныф укучылары катнашты.Белемле жюри командаларның чыгышын югары бәяләде.