Социаль-тернәкләндерү консилиумы утырышы

2020 елның 10 марты, сишәмбе

   2020 елның 5 мартында Чүпрәле муниципаль районында "Җылы йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют дәүләт учреждениесе базасында социаль – тернәкләндерү консилиумының чираттагы күчмә утырышы узды. Форумда ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кайбыч районы «Өмет» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлия Нигъмәтҗанова, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе мөдире һәм социаль педагогы Алсинә Кузьмина, Гүзәл Галиуллина, социаль приют директоры һәм эш составы катнашты. Шулай ук приютта тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары да чакырылган иде.

   Көн тәртибендә социаль учреждениедә яшәүче балигъ булмаган балаларның киләчәктә тормыш шартларын яхшырту мәсьәләсе каралды. Түгәрәк өстәл артында анализ үткәрделәр, приютта тәрбияләнүчеләр белән үткәрелгән эшнең реабилитация динамикасын билгеләделәр, социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече ярымстационар формада социаль хезмәт алучылар булган ата-аналар турында мәгълүмат җиткерде. Утырышта ата-аналарны да тыңладылар. Алар приютта булганда балалар белән элемтәдә торалар, социаль приют һәм профилактика ведомстволары вәкилләре белән хезмәттәшлек итәләр, киңәшләренә колак салырга әзер.

   Профилактика ведомстволары вәкилләре белән хезмәттәшлек итү һәм ата-аналарның гаиләне реабилитацияләү процессына актив катнашуы кирәкле процесс, чөнки иң мөһиме – үзара аңлашуга ирешеп балаларны өйгә кайтару. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International