Мәгариф үзәгенең Олы Кайбыч мәктәбе базасында химия буенча сынау имтиханы узды.

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

   Төп дәүләт имтиханы (ОГЭ) — Россиядә төп гомуми белем курсы өчен йомгаклау имтиханы. Укучыларның 9 ел эчендә алган белемнәрен тикшерү өчен хезмәт итә.

   Имтиханның формаль ягын белү һәм аңа ияләшү, белем дәрәҗәсен тикшерү өчен, бүген мәгариф үзәгенең Олы Кайбыч мәктәбе базасында химия буенча сынау имтиханы узды. Быел 9 нчы сыйныфның 18 укучысы төп дәүләт имтиханын тапшыру өчен химия сайладылар. Химия буенча имтихан 2020 елда шактый катлаулана, мәҗбүри практик өлеш өстәлә. Имтиханны уңышлы үтәр өчен, химик номенклатура нигезләрен белергә, химик элементларның һәм матдәләрнең төркем һәм чорлар буенча закончалылыгын аңларга, металл һәм металларның гомуми үзенчәлекләрен белергә кирәк һ.б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International