Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы хәбәр итә

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

   Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта «Татэнергосбыт»  торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә бердәм түләү документына электр белән тәэмин итү хезмәтен кертү буенча эшләрне тәмамлый. Нәтиҗәдә, 2020 елның мартыннан бөтен республика халкына электр белән тәэмин итү хезмәте буенча «Татэнергосбыт» акционерлык җәмгыятенән аерым счетлар җибәрелмәячәк.

   Әлеге яңалык торак-коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итүчеләр белән үзара хезмәттәшлек иткәндә гражданнарның уңайлылыгын арттыруга юнәлдерелгән һәм барлык түләүләрне бер түләү белән түләргә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International