ЯҢАЛЫКЛАР


26
гыйнвар, 2020 ел
якшәмбе

25 гыйнвар көнне Ябалак мәдәният йортында халык җыены булып узды. Анда муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина, район хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.


24
гыйнвар, 2020 ел
җомга

Анда муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, район прокуроры Алмаз Сөләйманов, Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Тараканов, район хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

20 гыйнвар көнне Олы Кайбыч авылының "Миләшкәй" балалар бакчасы базасында "Ел тәрбиячесе-2020" конкурсының муниципаль этабы узды. Анда Кайбыч районыннан 6 тәрбияче катнашты.

     Бүген Кайбыч муниципаль районы ЗАГС бүлегендә 2020 нче елның беренче пары никахын тантаналы рәвештә теркәделәр. Бу көнне Олы Тәрбиттә туып-үскән Алексей Корников һәм Балтач районы кызы Наташа Митрофанова үзләренең никахларын бәйләделәр. Тантаналы чарада Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алия Биккулова катнашты.

23 гыйнварда Морза Бәрлебаш авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Хәмидуллина Әминә Галимулла кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Ябалак авыл китапханәсе китапханәчесе Наталья Калаева оештырган күргәзмәдә Татарстан АССРның барлыкка килү тарихы һәм республиканың бүгенге күренеше белән бәйле материаллар тәкъдим ителде.
10 гыйнвардан 1 февральгә кадәр Кайбыч районында «кошлар өчен иң яхшы җимлек»муниципаль конкурсы узачак. Аны "ЭКО "мәктәптән тыш эшләр үзәге" муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесе оештыра.
18 гыйнвар көнне Олы Кайбыч авылында «Салават күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексында мәктәп волейбол лигасының муниципаль турының башлангыч этабы кысаларында Кайбыч муниципаль районы гомуми белем бирү мәктәпләренең 7-9 сыйныф укучылары арасында волейбол буенча ярышлар узды.

23
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе
21 гыйнвар көнне иҗтимагый үзәкнең актлар залында район мәктәпләре директорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарларының киңәшмәсе булып узды.
Бүген Кошман авылы мәдәният йортында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, район прокуроры Алмаз Сөләйманов, Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина, район службалары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International