ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2013 ел
сишәмбе
Быел июль аенда Казанда узачак XXVII Җәйге Универсиаданың төп спорт корылмасы булачак футбол стадионы ай үсәсен атна үсә, атна үсәсен көн үсә. Ерактан караганда ул кырмыска оясыннан ким түгел – төзелеш туктаусыз кайный. Кайбыч бригадасын җитәкләүче район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтовның да бер минут буш вакыты юк.

12
апрель, 2013 ел
җомга
“Тормышымдагы бу кискен борылышның ничек булуын үзем дә сизми калдым”, - ди Зур Подберезье табиб амбулаториясе педиатры Екатерина Ботченкова. “Авыл табибы”  федераль программасы буенча Тольятти шәһәреннән кайткан табибәгә “арбаны” эшкә кайтуның беренче көненнән үк җигелеп тартырга туры килә - амбулаторияне җитәкләргә куйганнар үзен.
Федоровское авылының Яшел урамына су атна башында ук керә башлаган. Авыл җирлегендә тәүлек әйләнәсе кизү оештырганнар, гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясе хәлне даими күзәтү астына алган.

10
апрель, 2013 ел
чәршәмбе
“Бөтенроссия абүнәче ункөнлеге”ндә – 11 нән 21 апрельгә кадәр сез “Кайбыч таңнары” газетасына ташламалы бәядән язылып кала аласыз!
“Безнең төп максатыбыз – авыл яшьләренең социаль һәм икътисади активлыгын арттыру”, – диде ТР Аграр яшьләр берләшмәсенең Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Рушан Сайранов шимбә көнне узган утырышларында.

9
апрель, 2013 ел
сишәмбе
2012 елда республикада гаилә фермаларының саны 800гә җитте, 2013 елда аларның санын 1000гә җиткерү бурычы куелды.
6 апрельдә Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе 2001 елгы һәм аннан кечерәк укучылар арасында өстәл теннисы буенча шәхси- команда беренчелегенә ярыш үткәрде. 
Узган атнаның шимбәсендә “Бердәм Россия” Бөтенроссия партиясенең Кайбычтагы җирле сәяси Советы утырышында беренчел бүлекчәләр­не берләштерү мәсьәләсе каралды.

8
апрель, 2013 ел
дүшәмбе
“Табиблар- кешеләрне, ветеринарлар- кешелек дөньясын, экологлар- бөтен җир шарын дәвалый”,- диде училище курсантларын сәламләү чыгышында ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Иделаръягы территориаль бүлегенең икенче разрядлы баш белгече Әмир Җаббаров.
Җәйге яшьләр Универсиадасы 1000 елга беренче тапкыр Казанда 170 ил спортчылары катнашында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International