Кайбычта партиянең беренчел бүлекчәләре берләшә

2013 елның 9 апреле, сишәмбе
Узган атнаның шимбәсендә “Бердәм Россия” Бөтенроссия партиясенең Кайбычтагы җирле сәяси Советы утырышында беренчел бүлекчәләр­не берләштерү мәсьәләсе каралды.
Барлык беренчел бүлекчәләр секретарьлары, сәяси Совет әгъзалары катнашында узган бу утырышта сәяси Совет секретаре Альберт Рәхмәтуллин беренчел бүлекчәләрнең партиянең узган елның 26 маенда үткәрелгән съезды яктылыгында берләштерелүе турында сөйләде. Партиянең башкарма комитеты җитәкчесе Рушания Лотфуллина әйтеп узганча, хәзер барлык беренчел бүлечәләрдә дә шуңа бәйле җыелышлар башлана. Анда авыллардагы экологик хәлне яхшыртуга кагылышлы мәсьәләләр дә каралачак. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International