-Узган ел китапханәбезнең хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гөлфинур Гомәрова, Казанда волонтерлар оешмаларының социаль инициативаларына грант ярдәме күрсәтү буенча уздырылган “Алга” бәйгесендә “Изгелек һәм кайгырту” проекты белән катнашып, 14 мең сум грант откан иде. Әнә шул грант акчасына без волонтерлар өчен футболка-кепкалар һәм фотоаппарат алдык. Бу безгә төрле чаралар оештыруда ярдәм итә. Экологиягә кагылышлы КВН үткәрү турындагы фикеребезне училище коллективы күтәреп алды һәм тырышып әзерләнде,- диде китапханә директоры Резидә Гыйрфанова. КВНны китапханәчеләр Гөлия Гыйләҗева белән Эльмира Хәялиева үзләре әзерләгән кызыклы сценарий буенча алып барды.
Табигатьне саклау -барыбызның да уртак эше, дигән фикер анда кызыл җеп булып ятты. КВНда “Табигать дуслары” командасы җиңде. Ике командага да китапханәчеләр бүләкләр, диплом тапшырды, ә эколог Әмир Җаббаров училищега һәм китапханәгә Татарстан Республикасы туфрагының Кызыл китабын бүләк итте.