Безнекеләрнең уң ягында күрше Буа, Алабуга районнары, сулда Кама Тамагы, Тәтеш, Ютазы төзүчеләре шундый ук эш башкара.
Стадион чын мәгънәсендә республика халкының байлыгы дип аталырга хаклыдыр, чөнки аның төзелешенә районның төрле өлкәләрендә эшләүчеләр үз өлешләрен кертте инде. Фирдүс Әхмәтов үзе, Кайбыч муниципаль районының вәкиле буларак, көн саен иртән нәрәткә килеп өлгерергә бурычлы икән. Нәрәттә кем күпме эш башкаруы, алга таба эш планы анализлана.
Әлеге бригададан тыш, стадионның эчендә Рамил Нуруллин һәм Владимир Батрасов җитәкчелегендә ташчылар һәм штукатурлаучылар бригадалары эшли. Кызганыч, заказчиклар белән эшләре килеп чыгу сәбәпле, алар белән очраша алмадык. Югыйсә, төньяк трибунаның икенче секторында эшләүче якташларыбызны күрергә теләгебез юк түгел иде. Рамил Нуруллин телефон элемтәсе аша биредә эшнең төгәлләнү алдында булуын, шул сәбәпле, бригадада эшчеләр санының да киметелүен әйтте.
Районнарның төзелешкә керткән өлеше махсус система буенча бәяләнә. Кайбыч төзүчеләре, башкалабыз Казаннан гына калышып, муниципаль берәмлекләр арасында беренчелекне бирми. 14 апрель көнне Универсиада объектлары белән танышу барышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, төзелештә катнашкан районнар спорт мәйданнары белән бүләкләнәчәк: “Төзелешкә районнарны да тарту дөрес фикер булды. Һичшиксез, стадионда зур объект төзелешенә өлеш кертүчеләрнең исемнәрен мәңгеләштерүче истәлек урыны булдырачакбыз”, - дип белдерде ул, һәм эшне тагын да кызулатырга кирәклегенә басым ясады.