– Шундый батыр адымга бара алуыма үзем дә шаккатам. Тольяттида үз куышыбыз юк иде, туганнарны, әти-әниләрне, дусларны калдырып китү авыр булса да, тәвәкәлләдек. Минем өчен яшәү урыны әһәмиятле түгел, иң мөһиме – яраткан кешеләремнең янымда булуы. Авылда яшәргә дә, эшләргә дә тынычрак. Монда табибларга да караш үзгә - хөрмәт итәләр, киңәшләргә колак салалар, дәвалауның нәтиҗәлелеге дә күз алдында, - ди амбулатория мөдире.
Тынычлык дигәннәре турында әлегә хыялланырга гына кала шул: документлар белән эшләргә, участок белән танышырга вакыт җитми, эш кәгазьләре табибның өенә дә “ияреп кайта”. Хәер, ара ерак түгел, Ботченковлар амбулаториядәге бүлмәләрдә яши. Гаилә башлыгы “Заман” җәмгыятенә сметчик булып урнашкан, уллары әлегә өйдә генә, Зур Подберезье мәктәбенә әзерлек дәресләренә йөри башлаган, киләсе уку елында укырга керәсе. Балалар бакчасына йөрергә баш тарткан – Тольяттидагы әби-бабаларын, дусларын, туганнарын сагына икән сабый.
Әлегәчә бу участокта балалар табибы булмавы үзен сиздерә, ди табиб. Нарасыйларда беренчел патология очраклары күп икән.
– Һәр әти-әни өчен үз баласы камил күренә, шуңа да үсешендәге җитешсезлекләрне баланың шәхси үзенчәлеге дип кабул итәләр. Югыйсә, авыруны башлангыч чорында дәвалау нәтиҗәлерәк, балаларда бигрәк тә шулай. Күптән түгел авылларның берсендә өч айлык сабыйның күзләрендә патология күреп алдым. Күз алдыгызга китерегез, баланың әнисе мине – балалар табибын моның табигый хәл булуына ышандыра башласын инде?! Бәхеткә, ана белән баланы тиз арада тикшеренүгә җибәреп, авыруны ачыклап, вакытында дәвалау курсын билгели алдык, - ди табиб.
Авыл медицинасының әнә шундый “үзенчәлекләрен” өйрәнергә Екатерина Ботченковага Кайбыч район үзәк сырхауханәсе педиатрлары да ярдәмгә килә. Хезмәттәшләр үзара тыгыз элемтәдә эшли. Амбулатория коллективы турында да җылы сүзләр генә әйтте җитәкче. Кайбыч сырхауханәсенең баш табибы Газимагомед Магомедов та яшь белгечнең амбулаторияне камилләштерү буенча фикерләрен күтәреп алган, ярдәм булачагына ышандырган. Якын киләчәктә дәвалау учреждениесенә яңа җиһазлар кайтарылачагына да өмет бар.