Илдар Сәлахов: “Трактор белән суга кергәндә мин балаларны алып чыгу турында гына уйладым”

2013 елның 12 апреле, җомга
Авыл җирлегенең башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Сәлахов әйтүенчә, суның өйләргә керүе турында беренче хәбәр 6 апрель кичендә, 20 сәгать 50 минутта алынган. Вакыйга урынына тиз арада гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия рәисе Алексей Макаров, урынбасары Илшат Галиев, Федоровское депосы начальнигы Илгиз Гарифуллин килеп җиткән. Ул арада Яшел урамындагы берничә йортның ишегалды, сарай, мунча, гаражларына су тулып өлгергән инде. Гущиннар, Ивановлар  һәм Лещевларның исә су өйләренә үк керә башлаган. Ишегалдында суның биеклеге метр ярым, өйдә 25-30 сантиметрга җиткән. Арбалы тракторында Илдар Сәлахов су баскан урамга берничә тапкыр кергән: башта Гущиннарның уллары Максим белән Костяны, аннары күрше кызлары Анжела Иванова белән Лилия Лещеваны алып чыккан. “МТЗ-52” гә утырып, урам буенча чын мәгънәсендә йөзеп керергә туры килгән – урыны белән су трактор кабинасына менеп җитә иде, дип искә ала ул. Авыл җирлеге секретаре Ирина Анисимова белән хисапчы Клара Филина аша суда калган өйләр белән элемтәдә торганнар. “Суга кереп киткәндә, куркыныч булмадымы?” – дип сорыйм Илдар абыйдан. - Ул вакытта мин балаларны алып чыгу турында гына уйладым. Башка берәү кереп коткарганны тыныч күңел белән көтеп утыра алмас та идем, - диде ул. Су төнге икеләрдә кими башлаган, иртә белән исә бөтенләй дә калмаган.

Без килгәндә йорт хуҗалары Ольга белән Виктор Ивановлар абзар-кура тирәсен җыештыра иде. 17 ел биредә яшәү дәверендә соңгы тапкыр мондый хәл 2000-еллар башында булган иде, диләр.

- Узган ел су идән астына керде, әмма өйгә күтәрелмәде. Быел иң куркынычын көттек, өйдәге барлык әйберне күтәрдек. Йорт җиһазлары, идәнгә зыян килде, аларын төзәтербез, иң мөһиме – үзебез, балаларның исән-сау булуы, – ди Ольга. Лещевларга килгән зыян күбрәк –  сарыклары, дуңгызлары үлгән.

- Су баса-нитә калса, дип, алдан ук киштәләр - Ул вакытта мин балаларны алып чыгу турында гына уйладым. Башка берәү кереп коткарганны тыныч күңел белән көтеп утыра алмас та идем, - диде ул. Су төнге икеләрдә кими башлаган, иртә белән исә бөтенләй дә калмаган.

Без килгәндә йорт хуҗалары Ольга белән Виктор Ивановлар абзар-кура тирәсен җыештыра иде. 17 ел биредә яшәү дәверендә соңгы тапкыр мондый хәл 2000-еллар башында булган иде, диләр.

- Узган ел су идән астына керде, әмма өйгә күтәрелмәде. Быел иң куркынычын көттек, өйдәге барлык әйберне күтәрдек. Йорт җиһазлары, идәнгә зыян килде, аларын төзәтербез, иң мөһиме – үзебез, балаларның исән-сау булуы, – ди Ольга. Лещевларга килгән зыян күбрәк –  сарыклары, дуңгызлары үлгән.- Иртә белән су китте, ә ләм, истәлек булып, идәндә җәелеп калды, - дип шаярта Елена Гущина. – Су күтәрелгән саен иптәшем Саша белән йорт җиһазларын кирпечләр белән күтәртә бардык. Илдар абыйга рәхмәт, балалар өчен күңелебез тыныч иде, – дип искә ала ул төннеКомиссия рәисе Алексей Макаров әйтүенчә, ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгына зыян күргән гаиләләргә федераль бюджеттан ярдәм алу өчен мөрәҗәгать җибә­релгән инде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да аларга һәртөрле ярдәм күрсә­телә­чәген белдерде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International