ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2014 ел
җомга
Бу проект Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы белән һәм татар теленә өйрәтүдә он-лайн мәктәп оештыру буенча Татарстан һәм чит ил компаниясе белән төзелгән килешүне тормышка ашыру кысаларында эшли башлады.
Быелның беренче кварталы сөтчелек тармагында эшләүчеләр өчен аеруча уңышлы булды: сөт савуда республика буенча өченче урынга чыктылар.
1 апрельдән Кайбыч районында индексациядән соң пенсиянеңуртача күләме 9141 сум булачак. Әлегә кадәр ул 8902 сум 95 тиен иде.
Коридорда ук ишетелеп тора: дәрес бара. Уен бүлмәсендә иркен, уңайлы, яңа уенчыклар да күп. Балалар тәрбияче апалары Марина Кармаенкова янына җыелган – әкият тыңлыйлар.
Республикада “Уңайлы мохит: 2011-2015 еллар” программасы уңышлы эшләп килә. Бу юнәлештә безнең районда да максатчан эш алып барыла.

27
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Җиһанда яз сулышы. Көздән туган якларын калдырып җылы якларга киткән кошлар да кайта башлады. Районыбыз авылларында Нәүрүзбикәне каршы алу, Кышны озату бәйрәмнәре узды. Олы Урсак авылында да гөрләде Нәүрүз бәй­рәме. 
Казандагы “Баско” боз сараенда Татарстан муниципаль районнарындагы 42 хоккей командасына хоккей киемнәре комплектлары алуга сертификат тапшыру тантансында кайбычлыларны да хөрмәтләделәр. 
Казан шәһәрендә “Энергетика. Ресурсларны сак тоту” XV халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе ачылды. 

25
март, 2014 ел
сишәмбе
Район яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуровның Рәхмәт хатына лаек булды.
Язгы көннәр­нең кинәт җылытуы безне су ташкыны алдында көчсез калдырмасмы? Кайбыч районы буйлап агу­чы елгалар да язын характерын күрсәтергә ярата. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International