Кайбыч аграрийлары “Энергетика. Ресурсларны сак тоту” күргәзмәсендә булып кайтты

2014 елның 27 марты, пәнҗешәмбе
“Казан ярминкәсе” үзәгендә күргәзмәне ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың энергия нәтиҗәлелеге буенча дөнья стандартларына туры килергә тиешлегенә һәм күргәзмәнең моңа йогынты ясаячагына басым ясады  “Энергетика. Ресурсларны сак тоту” XV халыкара махсуслаштырылган күргәзмә эшендә Россиянең 36 төбәгеннән 170 предприятие, шул исәптән Татарстаннан 65 компания катнашты. Бу хакта безгә әлеге күр­гәзмәне ачу тантанасына барган район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Рәфыйк Тимергалиев хә­бәр итте. Күргәзмә белән агрофирмаларның баш энергетиклары да танышты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International